Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясен Айгөл Латыйпова җитәкләде

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясен Айгөл Латыйпова җитәкләде

https://tnv.ru

21 Июнь 2022, 09:33

1648

0

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясен Айгөл Латыйпова җитәкләде
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең яңа җитәкчесе итеп Айгөл Латыйпова билгеләнде. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин аңа уңышлы эш һәм парк территорияләрен үстерү өчен яңа идеяләр теләде, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы матбугат хезмәте.

«Айгөл Латыйпова соңгы биш елда директор урынбасары булып эшләде. Роберт Гарипов Татарстан Президенты администрациясенә киткәннән соң, Айгөл Фәритовна идарә кадрларын үстерүдән аруын, җитәкче вазыйфасын биләү теләген белдерде, – дип шаяртты Мэр. – Без аны хупладык, һәм хәзер Айгөл Фәритовнаның җаваплылык зонасында – 29 парк һәм сквер, 300 га җир, барлык җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм яңаларын төзү, шулай ук барлык сезоннарга да мәдәни программа эшләү».

Белешмә:

Латыйпова Айгөл Фәрит кызы 1992 елның 28 нче июлендә Казанда туа. 2015 елда Казан федераль университетын тәмамлый (менеджмент магистры). 2014 елның июненнән 2015 елның июненә кадәр «Казанэнерго» ачык акционерлык җәмгыятендә хисапчы булып эшли. 2015 елның июленнән 2017 елның сентябренә кадәр – «Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе» муниципаль казна учреждениесендә төзекләндерү бүлегенең баш белгече. 2017 елның сентябреннән 2018 елның гыйнварына кадәр – «РЭДИ» ҖЧҖ (Казан) директоры урынбасары.

2018 елның гыйнварыннан 2022 елның июненә кадәр – «Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе» МБУ директоры урынбасары. 2022 елның 17 нче июненнән – «Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе» МБУ директоры.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров