Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яшәүче 56 яшьлек ханымны мошенниклар 100 мең сумга алдаган

Казанда яшәүче 56 яшьлек ханымны мошенниклар 100 мең сумга алдаган

https://tnv.ru

21 Июнь 2022, 12:52

1637

0

Казанда яшәүче 56 яшьлек ханымны мошенниклар 100 мең сумга алдаган
Татарстан башкаласында 56 яшьлек казанлы мошенниклар корбаны булган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Июнь башында зыян күрүче эш эзли башлый. Махсуслаштырылган сайтларның берсендә вакансияләр турында белдерү табып, ханым ялган эш бирүче белән языша башлый. Ул анкетаны тутырырга тәкъдим итә, банк карталарының мәгълүматларын күрсәтергә кирәклеген искәртеп уза. Ханым үз мәгълүматларын җибәрә, аннары аферистлар аның счетыннан 102 мең сум акчасын алуларын белә.

Хәзерге вакытта «Савиново» полиция бүлегенең тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан.

Фото: kzn.ru

Комментарии 0

Аватар