Онлайн трансляция

Свернуть

Авыр тормыш юлы узган Мәдинә Гәрәевага 103 яшь тулды

Авыр тормыш юлы узган Мәдинә Гәрәевага 103 яшь тулды

https://tnv.ru

21 Июнь 2022, 17:05

2293

0

Авыр тормыш юлы узган Мәдинә Гәрәевага 103 яшь тулды
Бер гасыр гомер яшәдем, икенчесен ваклыйм, ди Казанда яшәүче Мәдинә Гәрәева шаяртып. Бүген аңа 103 яшь тулды. Якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерә. Бик яшьли әтисез калган, ике баласын һәм ирен югалта. Үзе инвалид. Акъәби һәрвакыт олы йөрәкле, ярдәмчел булган. Озак яшәүнең сере дә усалларга тәмле сүз белән җавап кайтаруда, ди Мәдинә әби. Юбилее белән ТНВ хәбәрчесе Чулпан Касыймова котлап кайтты.

Мәдинә Гәрәева Питрәч районы Шәле авылында туган. Әбисе тәрбиясендә үсә. 16 яшендә Казанга килә. Биредә Хөсәен исемле авылдашы белән өйләнешеп гаилә коралар. Ике балалары туа. Әмма нарасыйлары озын гомерле булмый. Салкын тиеп үләләр. Шуннан сугыш башланып ирен фронтка алалар. Күп тә үтми ул контузия алып әйләнеп кайта. Сугыш беткән елны Марий Эль республикасы Красногорск бистәсенә күченәләр. Мәдинә әби башта балалар бакчасында кече тәрбияче, аннары шифаханәдә утын кисүче булып та эшли. Ике малайлары туа. 1959нчы елда Билаловлар ишеген янә кайгы җиле шакый. Гаилә башлыгы сугышта алган яраларыннан 45 яшендә үлеп китә. Мәдинә әби ике баласын туендырыр өчен көне-төне эшли.

Бу гаиләгә сынаулар берсе артыннан икенчесе килеп кенә тора. Мәдинә Гәрәева 50 яшендә егылып, икенче группа инвалид булып кала. Әнисен олы улы тәрбиягә алган. Тулырак сюжетны карап белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров