Онлайн трансляция

Свернуть

Казан Кремленең Спас манарасындагы йолдызы реставрацияләнәчәк

Казан Кремленең Спас манарасындагы йолдызы реставрацияләнәчәк

https://tnv.ru

22 Июнь 2022, 12:21

326

0

Казан Кремленең Спас манарасындагы йолдызы реставрацияләнәчәк
Реставрация өчен Казан Кремленең Спас манарасыннан йолдызны алганнар. Йолдыз яңартылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Йолдыз Спас манарасына 1963 елда урнаштырылган. 60 ел эчендә җиздән ясалган йолдыз нурлары тузган, тутыккан һәм алыштыруны таләп итә. Белгечләр иске йолдыз үрнәгендә тутыкмый торган корычтан шундый ук йолдыз нурларын әзерләячәк, алар берничә дистә ел хезмәт итәчәк. Металлны коррозиягә каршы материаллар һәм титан нитриды белән каплаячаклар – шуның аркасында йолдыз алтын кебек ялтыраячак. Нурларны, элеккегечә үк, булган каркаска беркетәчәкләр, ул яхшы хәлдә сакланган. Йолдыз очка беркетелә торган торбаны – конструкциянең нигезен ныгытачаклар, ә декоратив алюминий кыңгырауны яңадан коячаклар, бу юлы корычтан, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитетында.

Йолдызны реставрацияләү детальләре турында экспертлар, тимерчелек эше осталары, подрядчылар һәм Спас манарасының реставрация эшләренә заказ бирүче вәкилләр бергәләп фикер алышалар.

Фото: Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров