Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыда шәһәр халкы еллар буе көткән экологик проектка алындылар

Яр Чаллыда шәһәр халкы еллар буе көткән экологик проектка алындылар

https://tnv.ru

22 Июнь 2022, 17:24

Яр Чаллыда шәһәр халкы еллар буе көткән экологик проектка алындылар. Биредә Мәләкәс елгасын чистартачаклар. Су төбендә хәзер бер метрга кадәр тирәнлектә ләм җыелган, тирә-ягын камыш баскан. Елганы «Экология» илкүләм проектына караган махсус программа буенча тәртипкә китерәчәкләр.

Биредә 400 мең тоннага кадәр күләмдә ләм чыгарырга уйлыйлар. Биогумус үсемлекләрне — тукландыру өчен тотылачак, Металлны эшкәртәчәкләр, башка калдыклар утильләштереләчәк. Нәтиҗәдә, суы чистарачак. Эшнең ничек башлануын ТНВ хәбәрчесе Гөлнара Миңнеханова күреп кайтты.

Елга үзәнен чистарту ике этапка бүленгән. Барлыгы 4 километрдан артык аралыкта эш алып барылачак. Мәләкәсне федераль проект кысаларында чистарталар. Тулырак «Татарстан хәбәрләре» сюжетыннан белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар