Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда йортта йоклап яткан бала янып үлгән

Татарстанда йортта йоклап яткан бала янып үлгән

https://tnv.ru

24 Июнь 2022, 14:53

1747

0

Татарстанда йортта йоклап яткан бала янып үлгән
Бүген иртән Норлатта Чернышевский урамындагы шәхси йортта ут капкан. Янгын сүндерүчеләр ут эчендә 15 яшьлек үсмернең үле гәүдәсен табып ала, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Янгын мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән. Мәгълүматларга караганда, янгын башта мунчада чыккан, аннан йортка күчкән. Яшьүсмер бу вакытта йоклаган була.

Фаҗига вакытында һәлак булган кешенең әти-әнисе эштә булган, ә әби бакчада эшләгән. Бу факт буенча "саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото и видео: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров