Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су бетәчәк - исемлек

Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су бетәчәк - исемлек

https://tnv.ru

27 Июнь 2022, 10:37

379

0

Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су бетәчәк - исемлек
28 июньдә Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су бирү туктатылачак. Бу метрополитенның икенче линиясе төзелеше урынында суүткәргечне күчерү эшләре белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 июнь 9:00 сәгатьтән башлап, 29 июнь 6:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатылачак:

Глушко ур., 7 корп.1, 9 корп.1, 9 корп.2, 9а;

Зәкиев ур., 41, 41а, 41б;

Кайбыч ур., 1, 2, 3, 4, 4а, 4а/1, 5, 6, 6а, 7, 8, 11, 12, 12 корп.1, 15;

Сахаров ур., 6, 8, 10, 12, 12а, 12а/1, 12а/2, 14а, 16, 16а, 16б, 16б корп.1.

Су белән автоцистерналар халыктан кергән гаризалар буенча урнаштырылачак, шалтыратулар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.

Фото: соцсети

Комментарии 0

Аватар