Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстаннан Төркиягә очучы рейслар саны артачак

Татарстаннан Төркиягә очучы рейслар саны артачак

https://tnv.ru

27 Июнь 2022, 11:00

479

0

Татарстаннан Төркиягә очучы рейслар саны артачак
Казаннан Антальяга очышлар саны артачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Azur Air авиакомпаниясе чартер программасын октябрь азагына кадәр билгеле даталар буенча башкарачак — төрек курортына уртача атнага 3 очыш планлаштырылган. Маршрутларда 238 урынлык Boeing 757 лайнеры эшләячәк, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 27 июньнән Казан һәм Дубайны өстәмә авиарейс тоташтырачак. Очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар