Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда «Түбәтәй» раритет экскурсия трамвае маршруты билгеле булды

Казанда «Түбәтәй» раритет экскурсия трамвае маршруты билгеле булды

https://tnv.ru

28 Июнь 2022, 11:00

1769

0

Казанда «Түбәтәй» раритет экскурсия трамвае маршруты билгеле булды
Кичә Казанда «Түбәтәй» экскурсия трамвае эшли башлады һәм ул көн саен Казан-1 тимер юл вокзалыннан 17.00 сәгатьтән йөри башлый. Бу хакта «Метроэлектротранс» генераль директоры Айдар Габделхаков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр иткән.

«2 нче маршрут буенча «Түбәтәй» экскурсия трамвае эшли башлый. Бу 1986 елда чыгарылган РВЗ вагоны, Казанда 1961 елдан бирле эшли торганнардан. Бу кызыл-сары вагоннар, алар 400дән артык иде, үз вакытында Казанның визит карточкасы булды», – дип сөйләгән Айдар Габделхаков.

Габделхаков сүзләренчә, бу төзекләндерелгән раритет вагон. Экскурсия вакыты тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр һәм кирегә 45 минут дәвам итәчәк. «Елга портында өч минут һәм кире юлга. Бу стильләштерелгән вагон, анда музыка уйнаячак. Трамвайда аудиогид була һәм экскурсиядә катнашучылар өчпочмак, өлеш һәм эчемлектән торган җыелма алачак», - диде предприятие генераль директоры.

Ул экскурсия билеты 500 сум торачак.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров