Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Волгоград урамы буенча хәрәкәтне чикләячәкләр

Казанда Волгоград урамы буенча хәрәкәтне чикләячәкләр

https://tnv.ru

29 Июнь 2022, 09:56

840

0

Бу магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү белән бәйле.

Казанда Волгоград урамы буенча хәрәкәтне чикләячәкләр
Казанда Волгоград урамында хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр. Тиешле күрсәтмә шәһәр Башкарма комитетында имзаланды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

30 июньнән 6 июльгә кадәр Волгоград урамы буенча 47 нче санлы бинадан алып 49 нчы санлы бинага кадәр (Короленко һәм Волгоград урамнары киселешеннән алып Бондаренко урамнары киселешенә кадәр), шулай ук Короленко урамы буенча 49 нчы санлы бинадан алып Волгоград урамы буенча 34 нче санлы бинага кадәр участок тулысынча ябылачак.

Бу магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров