Онлайн трансляция

Свернуть

Быел Татарстан сулыкларында батып үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән

Быел Татарстан сулыкларында батып үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән

https://tnv.ru

29 Июнь 2022, 16:54

420

0

Быел Татарстан сулыкларында 17 кеше батып үлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган комиссия утырышында ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, коену сезоны башланганнан бирле батып үлгән кешеләр саны ике тапкыр диярлек кимегән. Узган ел бу чорда республика сулыкларында 23 кеше батып үлгән булса, быел — 10.

«Температураның бераз вакытка түбәнәюенә карамастан, суда хәл шактый киеренке кала. Кешеләр еш кына җиһазландырылмаган урыннарда яки исерек килеш коену аркасында үлә», — диде Венедиктов.

Шул ук вакытта батып үлгән 17 кешенең өчесе — балалар. Алар әти-әниләренең ваемсызлыгы аркасында һәлак булды, дип искәртә Венедиктов.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар