Онлайн трансляция

Свернуть

Казаннан Алматага ешрак очып булачак

Казаннан Алматага ешрак очып булачак

https://tnv.ru

30 Июнь 2022, 10:33

997

0

Казаннан Алматага ешрак очып булачак
Казан аэропортыннан Алматага яңа туры рейслар җибәрелде. Бу маршрут буенча беренче самолет 26 июньдә 95% йөкләнеш белән очты. Очышлар җәй көне якшәмбе көннәрендә башкарылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Казаннан самолет 17:25 сәгатьтә китә һәм Алмата аэропортына 23:55 сәгатьтә төшә, икенче көнне 0:55 сәгатьтә очып китә, Казанга 1:40 сәгатьтә килеп җитәр дип планлаштырыла. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Казан аэропортының матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, июль аенда үзгәрешләр булырга мөмкин.

Очышлар Red Wings авиакомпаниясе тарафыннан башкарыла. Маршрутларга 100 пассажир сыйдырышлы SSJ 100 самолетлары җәлеп ителгән.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров