https://tnv.ru
01 Июль 2022, 15:20
1229
0
Казанда Владимир Ленин 3 ай яшәп алган Ульянов-Ленин урамында урнашкан 24нче номерлы йортны төзекләндерә башладылар. Ул Татарстанның мәдәни мирасы булып санала.
1887нче елның август, сентябрь, октябрь айларында бу бинада Ленин яшәгән. Бу чорда ул Казан Университетына укырга керә һәм үз фикердәшләре белән яшерен җыелышларда катнаша башлый.
Бүген бу йорт шәхси милек булып санала. Аның хуҗасы Андрей Петриченко. Өч ел элек ул төзекләндерү планын булдыра. Быел эшне башлап җибәргәннәр. Тарихи мирасны саклап калып булырмы, агач йортны сүтеп кая алып китәчәкләр, яңартылган бинада Ленин турында истәлекләр булачакмы? Тулырак «Татарстан хәбәрләре» сюжетында.

Бүлешергә
Комментарии 0