Онлайн трансляция

Свернуть

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 100 дән артык пар никахларын теркәячәк

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 100 дән артык пар никахларын теркәячәк

https://tnv.ru

04 Июль 2022, 17:45

576

0

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 100 дән артык пар никахларын теркәячәк
Җомга көнне, 8 июльдә, Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәкләр. Шәһәрдә бәйрәм чаралары – рәсем конкурсы, концерт, лекцияләр планлаштырылган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Бу көнне яшь парларны котлау һәм гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү булачак. 25 елдан артык бергә яшәүче 10 гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Тантаналы чара изгеләр князь Петр һәм княгиня Феврония һәйкәле янында узачак.

Бу җомгада 100 дән артык пар никахларын рәсмиләштерергә планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 8 июльдә билгеләп үтелүче Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан итте.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров