https://tnv.ru
05 Июль 2022, 10:27
742
0

Татарстан халкы талпаннар һәм тычканнардан күбрәк зыян күрә башлаган. Роспотребнадзорның республика буенча идарәсендә әлеге кимерүчеләрнең һәм бөҗәкләрнең артуы турында белдерәләр.
Яз башында ук аларның саны — былтыргыдан бер ярым тапкырга күбрәк булган. Бу исә энцефалит, туляремия, баррелиоз белән авыручылар саны да артырга мөмкин дигән сүз.
Узган җомгада Министрлар кабинетында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә дә сөйләшкәннәр иде. Президент бу мәсьәләдә нәрсәгә игътибар итәргә куша? Гомумән, талпан кадалмасын һәм тычкан бизгәге эләкмәсен өчен ничек сакланырга кирәк? Бу хакта тулырак «Татарстан хәбәрләре» сюжетыннан белә аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0