Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яңа күппрофильле балалар хастаханәсе проекты буенча эш дәвам итә

Казанда яңа күппрофильле балалар хастаханәсе проекты буенча эш дәвам итә

https://tnv.ru

05 Июль 2022, 12:50

740

0

Казанда яңа күппрофильле балалар хастаханәсе проекты буенча эш дәвам итә
Казанда яңа күппрофильле балалар хастаханәсе проекты буенча эш дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ"га Татарстан башкаласының Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.

Төзелеш өчен Гаврилов урамындагы 6 гектардан артык мәйданда җир кишәрлеге билгеләнгән.

Күпфункцияле медицина үзәгендә төрле белгечләр ярдәм күрсәтәчәк. Аларның бер урында туплануы мөһим. Дәвалау һәм балалар тернәкләнү бүлеген ачу, ә дәвалау процедураларын ачык һавада үткәрү планлаштырыла.

Төзелеш «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү» федераль проекты буенча узачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров