Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Сабир Әхтәмов урамындагы хәрәкәтне өлешчә чикләделәр

Казанда Сабир Әхтәмов урамындагы хәрәкәтне өлешчә чикләделәр

https://tnv.ru

07 Июль 2022, 08:25

369

0

Казанда Сабир Әхтәмов урамындагы хәрәкәтне өлешчә чикләделәр
Казанда Сабир Әхтәмов урамында автомобиль транспорты хәрәкәтен өлешчә чикләделәр. 25 июльдән чикләү Полушкин урамына кагылачак. Бу канализация челтәрен урнаштыру эшләре белән бәйле, алар этаплап барачак. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Шулай итеп, 14 июльгә кадәр С.Әхтәмов урамы буенча йөрү өлеше Җиһанов урамы белән кисешкән урында Җиһанов урамына таба автотранспорт хәрәкәте юнәлешендә ябыла.

15 июльдән 24 июльгә кадәр С.Әхтәмов урамы буенча йөрү өлеше Җиһанов урамы белән кисешкән урында Полушкин урамына таба хәрәкәт итү юнәлешендә өлешчә ябылачак.

25 июльдән 31 июльгә кадәр Полушкин урамы буенча С.Әхтәмов урамына таба 5/5 стр номерлы йорт янында хәрәкәт чикләнәчәк.

1-10 августта Полушкин урамы буенча 5/5 стр номерлы йорт янында Камалиев урамына таба хәрәкәт чикләнәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар