https://tnv.ru
07 Июль 2022, 09:00
404
0
Казанда Назарбаев урамындагы Кабан күле аша автомобиль күперен реконструкцияләү башланды. Эшчеләр күпернең җәяүле өлешен сүтүгә һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен яңадан урнаштыруга керештеләр, шулай ук ясалма дамба булдыру өчен грунт китерелә, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта күпердә 40 км/сәгать тизлек һәм автомобиль транспорты массасын 15 тоннага кадәр чикләү гамәлдә. Моннан тыш, төп эшләр чорында хәрәкәт полосалары этаплап ябылачак, шул ук вакытта һәрвакыт һәр якка икешәр полоса ачык булачак.
Төзекләндерүне 2023 елның ахырына тулысынча төгәлләргә планлаштыралар. Шуннан соң полосалар саны 6 дан 8 гә кадәр артачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, 17 июньнән Татарстан башкаласында өч айга Назарбаев урамы буенча автомобиль транспорты һәм җәяүлеләр өчен хәрәкәт өлешчә чикләнде.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0