https://tnv.ru
07 Июль 2022, 11:30
913
0
Гает намазын "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" онлайн күрсәтәчәк. "Болгар радиосы"нда гаетне тыңлап булачак.
Бу шимбәдә мөселманнар иң изге бәйрәмнәрнең берсе — Корбан Гаетен үткәрәчәк. Быел ул 9нчы июльгә туры килә. Бәйрәмнең төп йоласы — корбан чалу.
Гадәттәгечә, Татарстанда моның өчен махсус мәйданчыклар булдырылган. Быел аларның саны — 39. Хәзер бу урыннарны тиешле таләпләргә туры китерәләр. Быелгы Корбан гаетенең үзенчәлеге — аның коронавирус белән бәйле чикләүләрсез узуында. Мәчетләргә теләгән һәркемне кертәчәкләр, битлек кию дә мәҗбүри түгел.
Быел бер сарыкның уртача бәясе 10 мең сум. Ә нисаб күләме — 32 мең сум. Ягъни мөселман кешесенең артык 32 мең сум акчасы булса, корбан чалу мәҗбүри санала.
Корбан гаете уңаеннан республикада күп кенә хәйрия чаралары да оештырыла. Мәчетләрдә хәйрия ашлары, ифтарлар узачак. 10нчы июльдә Казанның Горький паркында «Корбан Фест», ягъни гаилә бәйрәме узачак. Моннан тыш, «Зәкят» фонды мохтаҗларга корбан итен таратуны оештыра, ике авыру балага акча җыялар.

Бүлешергә
Комментарии 0