Онлайн трансляция

Свернуть

8 июль Татарстанда +32 градуслы эссе һава көтелә

8 июль Татарстанда +32 градуслы эссе һава көтелә

https://tnv.ru

07 Июль 2022, 17:26

743

0

8 июль Татарстанда +32 градуслы эссе һава көтелә
Җәйнең эссе көннәре Татарстанга килеп җитте. Татарстанда икенче көн рәттән +30 градустан югарырак эссе һава көтелә. Көндез урыны белән яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

Синоптиклар фаразлары буенча, Татарстанда төнлә +10.+15 градуска кадәр суытачак. Көндез һаваның максималь температурасы +32 градуска җитәчәк.

Казанда төнлә термометр баганалары +14.+16 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һава +30.+32 градуска кадәр җылыначак.

Фото: Ралинә Галиева


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар