Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда өч дистә пассажир булган теплоход баткан

Татарстанда өч дистә пассажир булган теплоход баткан

https://tnv.ru

10 Июль 2022, 20:06

4022

0

Барлык кешеләрне дә вакытында эвакуациялиләр.

Татарстанда өч дистә пассажир булган теплоход баткан
Идел елгасы Аракчино пристане янында баткан теплоходтан 34 пассажирны һәм команданы төшерергә туры килгән. Транспорт прокуратурасы мәгълүматлары буенча, барлык кешеләрне дә ярга китергәннәр.

«Якынча мәгълүматларга караганда, 2022 елның 10 июлендә Казан шәһәре янында пассажир судносы баткан. Бортта 34 кеше булган, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Пассажирлар янәшәдә булган елга суднолары белән эвакуацияләнә һәм хәзерге вакытта ярда. Һәлакәтнең шартлары ачыклана", - диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарии 0

Аватар