Рөстәм Миңнеханов: Без Татарстан халыкларының мәдәни мирасын саклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез
https://tnv.ru
11 Июль 2022, 10:15
1073
0

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районында узган чуаш мәдәниятенең Уяв республика бәйрәмендә катнашты. Чарада шулай ук Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев, КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Звениговский» АХК рәисе Иван Казанков катнашты, дип хәбәр итә Татарстан лидеры матбугат хезмәте.
Төп бәйрәм мәйданчыгына Рөстәм Миңнеханов чуаш милли киемендә килгән. ТР Президенты XIX гасыр крестьян йортларын торгызган тарихи кварталны карады. Биредә кунакларга чуаш халкының традицион көнкүреше турында сөйләделәр, өй җиһазлары һәм авыл хуҗалыгы коралларын күрсәттеләр.
Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген күп гасырлар дәвамында уртак тупланган кыйммәтләрне: туган телгә һәм гаиләгә ихтирамлы мөнәсәбәт, игелек һәм кешелеклелек идеалларына тугрылык, төрле милләт һәм дин вәкилләренең тату яшәве принципларына тугрылык саклап калу һәм арттыру аеруча мөһим.
Фото: president.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0