Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда теплоходның ни сәбәпле батканы билгеле булды

Татарстанда теплоходның ни сәбәпле батканы билгеле булды

https://tnv.ru

11 Июль 2022, 11:39

2089

0

Татарстанда теплоходның ни сәбәпле батканы билгеле булды
Кичә Идел елгасы Аракчино пристане янында теплоход батты. Аннан 34 пассажирны һәм команданы яр буенда төшерергә туры килгән. Бәхеткә, барлык кешеләр дә исән-сау.

Россия Тикшерү комитетының транспорт буенча Үзәк төбәкара Тикшерү идарәсендә батуның беренчел сәбәрләре әйтелде. Фаҗига теплоходта кеше саны арту һәм техник җитешсезлекләр аркасында булган.

«Башлангыч сәбәпләр буенча,1994 елгы Казанец-1 211100 проекты батуында пассажирларның тиешледән артып китүе (бортта 15 кешедән артырга тиеш булмаган очракта 34 кеше булган), шулай ук техник җитешсезлекләр сәбәп булган», — диелә ведомство хәбәрендә.



Нәкъ менә 11 ел элек, 10 июльдә, «Булгария» теплоходы баткан иде. Ул вакытта 122 кеше, шул исәптән 28 бала һәлак булды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров