Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Волгоград урамы буенча хәрәкәт чикләве озайтылды

Казанда Волгоград урамы буенча хәрәкәт чикләве озайтылды

https://tnv.ru

11 Июль 2022, 15:20

1433

0

Казанда Волгоград урамы буенча хәрәкәт чикләве озайтылды
Казанда Волгоград урамы буенча автомобиль юлы участогында хәрәкәтне чикләү дәвам итә. Бу магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле, дип Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

31 августка кадәр Волгоград урамы буенча 47нче санлы бинадан алып 49нчы санлы бинага кадәр (Короленко һәм Волгоград урамнары киселешеннән алып Бондаренко һәм Волгоград урамнары киселешенә кадәр) хәрәкәт тулысынча ябылган.

Моннан тыш, Короленко урамы буенча 49нчы номерлы бинадан алып Волгоград урамы буенча 34нче номерлы бинага кадәр участокта хәрәкәт өлешчә чикләнгән.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар