https://tnv.ru
13 Июль 2022, 10:18
1109
0

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев тормыш иптәше Индира белән Грузиядәге Казбек (5033м) тавына менеп җиткән.
«Безнең белән барысы да яхшы. Казбек тавына менеп җиттек.! Икебез дә тауны яуладык, ә мин чираттагы дөнья рекордын куйдым. Безнең өчен борчылган, безгә ышанган һәр кешегә зур рәхмәт», - дип яза Рөстәм үзенең телеграм каналында.
Бу Рөстәм Нәбиевның беренче тавы гына түгел. Аның инде Эльбрус (5642) һәм Манаслу (8163) югары нокталарына да менгәне бар.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, 24 солдат һәлак була, 19 кеше яралана. Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев ул кичтә аякларын югалта.
фото: t.me/rustamnabiev92

Бүлешергә
Комментарии 0