Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл республикаларыннан ветеринарлар эш тәҗрибәләре белән уртаклашты

Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл республикаларыннан ветеринарлар эш тәҗрибәләре белән уртаклашты

https://tnv.ru

13 Июль 2022, 12:59

857

0

Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл республикаларыннан ветеринарлар эш тәҗрибәләре белән уртаклашты
Россиядә быел кош гриппының 15 очрагы теркәлгән. Узган ел әлеге чир безнең республикада да ачыкланган иде. Кичә Яшел Үзән районында кош гриппына каршы көрәш буенча махсус өйрәнүләр узды. Татарстан, Марий Эл һәм Чувашия республикалары белгечләре тәҗрибә уртаклашты.

Ветеринарлар төркеме авыру таралды дигән хәбәрне ишетүгә үк, инфекция таралу куркынычы булган хуҗалыкка юнәлә. Анализ үрнәкләрен алып, махсус лабораториягә җибәрәләр. Кош гриппымы, юкмы икәнлеге шунда ачыклана.

Татарстанда үлгән кош һәм терлекне вакытлыча саклау өчен махсус җайланма да уйлап тапканнар. Биредә температура -15 градуска кадәр, димәк инфекция таралу куркынычы кими. Шул ук вакытта бу — чирне йоктыру үзенчәлекәрен өйрәнү өчен вакыт һәм мөмкинлек бирә. Марий Эл республикасы белгечләре исә, инфекцияне юк иткәннән соң, костюмнарны да тиешенчә зарарсызландырырга кирәк дип саный. Киемнәрне дезинфекцияләү өчен махсус палаткалар кулланалар.

Саклык чараларын алдан ук, күчмә кошлар китә башлаганчы үк күрергә булганнар. Республикада кош гриппына каршы нинди эш алып барыла, яңа ысуллар кулланыламы? Тулырак ТНВ репортажыннан белә аласыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров