Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда өч көнгә автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк

Казанда өч көнгә автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк

https://tnv.ru

13 Июль 2022, 17:40

384

0

Казанда өч көнгә автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк
Казанда 63 һәм 94 санлы автобусларның хәрәкәт итү схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү аркасында Фучик урамы буенча 50нче санлы йорт янында өч көнгә хәрәкәтне өлешчә ябу белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

15 июль 18:00 сәгатьтән 17 июль 18:00 сәгатькә кадәр:

«Кол Гали» тукталышыннан «Комиссар Габишев урамы» тукталышына кадәр 63нче санлы автобуслар Фучик урамы – Зорге урамы – Фучик урамы буенча хәрәкәт итәчәк, алга таба гадәти маршрут буенча хәрәкәт каралган;

«Дубравная» метро тукталышыннан хәрәкәт итеп, 94нче санлы автобуслар Фучик һәм Зорге урамнары киселешендә борылачаклар, Габишев урамына таба һәм аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров