Онлайн трансляция

Свернуть

Сулыкларда сак булыйк!

Сулыкларда сак булыйк!

https://tnv.ru

14 Июль 2022, 14:24

850

0

Сулыкларда сак булыйк!
Кешеләрне кисәтү, иминлек таләрпләрен искә төшерү максатыннан, коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре кичә рейдка чыкты. Ярамаган урыннарда су коеналармы, балалар контрольдәме. Казансу елгасындагы рейдта ТНВ хәбәрчесе Илдар Сафиулин булып кайтты.

Су буйларында мондый рейдлар оештыру юкка гына түгел. Гадәттән тыш хәлләр минстрлыгында белдерүләренчә, 2 тәүлек эчендә Татарстанда 7 кеше суга баткан. Район җитәкчеләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сулыкларда игьтибарны көчәйтү бурычын Рөстәм Миңнеханов куйган иде. Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә дүшәмбе көнне Президент сулыклар һәм андагы иминлекне игътибарга алырга кушты. Ел башыннан бирле 29 кешенең гомере суда өзелгән, шуның 7се балалар.

Тулырак ТНВ репортажында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров