https://tnv.ru
14 Июль 2022, 14:48
1062
0
Татарстанда 14 июль 15:00 сәгатьтән 15 июль 19:00 сәгатькә кадәр шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика җирлегендә, шул исәптән Казанда да, урыны белән яшенле яңгырлар, көчле җил көтелә, боз да яварга мөмкин. Җил секундына 22-25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 5 июльдән 11 июльгә кадәр Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителгән иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу республикада урман янгыннарының югары куркынычы белән бәйле, аңа 4 класс бирелгән.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0