Онлайн трансляция

Свернуть

15 июль Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә

15 июль Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә

https://tnv.ru

14 Июль 2022, 17:38

1157

0

15 июль Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә
15 июль Татарстанда болытлы һава саклана. Көндез урыны белән яңгырлар, яшен, хәтта боз яварга мөмкин. Җил тизлеге 17-22 м/с җитәчәк.

Синоптиклар фаразлары буенча, Татарстанда төнлә +14.+19 градуска кадәр суытачак. Көндез һаваның максималь температурасы +21.+26 градуска җитәчәк.

Казанда төнлә термометр баганалары +17.+19 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һава +21.+23 градуска кадәр җылыначак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 14 июль 15:00 сәгатьтән 15 июль 19:00 сәгатькә кадәр шторм кисәтү игълан ителде.

Фото: funart.pro

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров