Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Яр Чаллыда күп кенә биналарны эвакуацияләделәр

Бүген Яр Чаллыда күп кенә биналарны эвакуацияләделәр

https://tnv.ru

15 Июль 2022, 15:54

978

0

Бүген Яр Чаллыда күп кенә биналарны эвакуацияләделәр
Яр Чаллыда 18 объектта хезмәткәрләрне һәм кунакларны эвакуацияләгәннәр. Алар арасында сәүдә үзәкләре, хастаханәләр һәм балалар бакчалары бар, дип хәбәр итте «Татарстан-24» басмасы.

«Яр Чаллыда шәһәр биналарын эвакуацияләү бара, алар арасында сәүдә үзәкләре, торак йортлар, хастаханәләр бар. Кешеләрне биналардан чыгаралар», – диелә хәбәрдә.

"Шәһри Чаллы" Чаллының 100нче номерлы балалар бакчасында бомба куелган дигән хәбәр алынды дип яза. Әлеге коточкыч хәбәр алынгач, бакча хезмәткәрләре бөтен балалар белән якындагы 58нче мәктәпкә җыелган. Бакчага кинологлар һәм Гадәттән тыш министрлыгы хезмәткәрләре чакырылган. Урында белгечләр эшли.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар