Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бер хатын-кызның миллионнан артык акчасын урлаганнар

Татарстанда бер хатын-кызның миллионнан артык акчасын урлаганнар

https://tnv.ru

15 Июль 2022, 16:49

Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштыра.

Казанда яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз телефон мошенниклыгының чираттагы корбаны булган. Ул җинаятьчеләргә миллион сумнан артык акча күчергән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

13 июльдә зыян күрүченең телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм банк хезмәткәре дип таныштыра. Аферист җинаятьчеләрнең хатын-кызның банк мобиль кушымтасына керергә теләүләрен хәбәр итә. Ул әңгәмәдәшенә яңа «куркынычсыз счетлар» ачарга һәм булган акчаларны шунда күчерергә кирәк, дип ышандыра.

Күпмедер вакыттан соң ханымга башка бер җинаятьче шалтырата һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Ул аның шәхси мәгълүматлары урлануга бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылуын әйтә. Шул ук вакытта беренче мошенник зыян күрүчегә мессенджер аша аның банк хезмәткәре булуын раслаучы документлар җибәрә. Аферистларга ышанып, хатын барлык күрсәтмәләрне дә үтәгән һәм 1 млн 17 мең сум акча күчергән. Күпмедер вакыттан соң банкның ялган хезмәткәре белән шалтыратып сөйләшергә теләп, җинаять корбаны булуын аңлый.

Тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар