Онлайн трансляция

Свернуть

Җиң сызганып эшкә: КФУны тәмамлаган татар телле журналистлар ТНВга эшкә керде

Җиң сызганып эшкә: КФУны тәмамлаган татар телле журналистлар ТНВга эшкә керде

https://tnv.ru

18 Июль 2022, 17:02

658

0

Җиң сызганып эшкә: КФУны тәмамлаган татар телле журналистлар ТНВга эшкә керде
Моннан 4 ел элек, безнең телеканал уздырган «Әйдә ТНВга» проектында катнашып, КФУда укыган кызлар бу атнада безгә эшкә килде. Исегезгә төшерәбез, 2018 нче елда безнең телеканал милли кадрлар әзерләү максатыннан, махсус конкурс уздырган иде. 3 җиңүче ТНВ хисабына КФУда укыды. Килешүнең шарты буенча, хәзер алар 4 ел дәвамында телеканалда эшлиячәк. Инзилә Хөсәенова, Алия Сабирова һәм Сиринә Сәхапова яңалыклар хезмәтенең үз кешеләренә әйләнде.

Хәзер КФУда ТНВның максатчан программасы буенча тагын бер төркем белем ала. Чөнки милли кадрлар мәсәләсе хәзер бик актуаль. Милли кадрлар әзерләүдә ТНВ башлап җибәргән эшкә башка мәгълүмат чаралары да кушыла башлады. Үзенә журналистларны «Татар информ» агентлыгы, «Гаилә һәм мәктәп», «Идел», «Ялкын», «Казан утлары» журналлары, «Ватаным Татарстан», «Әлмәт таңнары» газетасы, «Татарстан радиосы», әзерли. Тулырак ТНВ сюжетында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров