Онлайн трансляция

Свернуть

Метро төзелеше белән бәйле Совет районы халкы сусыз калачак

Метро төзелеше белән бәйле Совет районы халкы сусыз калачак

https://tnv.ru

19 Июль 2022, 11:55

596

0

Метро төзелеше белән бәйле Совет районы халкы сусыз калачак
21 июльдә Казанның Совет районындагы кайбер йортларда бер тәүлеккә диярлек су бирү туктатылачак. Бу метрополитенның икенче линиясе төзелеше урынында суүткәргечне күчерү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

21 июль 9:00 сәгатьтән 22 июль 6:00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча сүндереләчәк:

Айтматов ур., 1, 5, 6, 7, 8, 10;

Ломжа ур., 20а, 24, 24а, 24б, 24ж, 24/1;

Фучик ур., 90б, 90б корп.1, 90в, 131, 131а, 131в, 131г.

Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров