https://tnv.ru
19 Июль 2022, 14:46
1071
0

Татарстанда соңгы 10 елда борщевик, ягъни балтырган үсә торган мәйданнар ун тапкырга арткан. Җәй саен тәнен аның сыекчасы белән пешереп, 100 кеше хастаханәгә эләгә.
Бу көннәрдә Республика районнарында аны чаба башладылар. Орлыгы җитешкәнче бу эшне башкарып өлгерергә кирәк. Быел Сосновский балтырганына каршы көрәшү өчен моңарчы күрелмәгән күләмдә - 25 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу — былтыргыдан 5 миллионга күбрәк.
Казанда — балтырган күпләп — Совет һәм Авиатөзелеш районнарында үсә. Бу җирлекләрдә аңа каршы көрәшкә җәй башыннан алыналар. Балтырган Татарстандагы 30 районда үсә. Әгерҗе, Арча, Балтач, Биектау, Менделеевск, Түбән Кама, Питрәч районнарында ул зур мәйданнарны били. Тулырак ТНВ сюжетында.

Бүлешергә
Комментарии 0