Онлайн трансляция

Свернуть

Бакчага су сипмәсәң дә акча түләргә кирәкме?

Бакчага су сипмәсәң дә акча түләргә кирәкме?

https://tnv.ru

20 Июль 2022, 15:30

1184

0

Бакчага су сипмәсәң дә акча түләргә кирәкме?
Яңгырлар явып торгач, бакчаларга су сибәсе юк, әмма су өчен түләргә туры килә. ТНВның «Татарстан хәбәрләре» редакциясенә Сарман районының Дусем авылыннан мөрәҗәгат иттеләр.

Ай саен һәр йорттан 900 сум тирәсе түләү чыга, ди алар. Моңа өстәп, мунча, хуҗалык чыгымнары бар. Кайвакыт су чыгымы гына мең ярымга җыела. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге өлкән яштә булганлыктан, мондый сумманы түләп булмый, диләр.

8 ел элек «Чиста су» программасы буенча авылдагы барлык су торбаларын алмаштыралар һәм «Водоканал» балансына тапшыралар. Хәзер тоткан су күләме елдан-ел арта, ди авыл халкы. 2019 елда мәсәлән 12 кубометр язып китерсәләр, быел бу сан өч тапкырга диярлек арткан. Тулырак ТНВ репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров