Онлайн трансляция

Свернуть

"Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

"Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

https://tnv.ru

21 Июль 2022, 10:45

1479

0

Быел конкурсның премия фонды 1 миллион сум

"Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә
«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз конкурсына гаризалар кабул итә башладылар. Быел аның форматы үзгәрә - беренче тапкыр телевизион итеп оештыралар.

Конкурс инде өченче тапкыр уза. Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучылар өчен конкурсны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау комитеты гамәлгә куя. Оештыручы буларак — «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «ШАЯН ТВ» каналы билгеләнгән. Катнашучыларның иҗат эше төрле тапшыруларда күрсәтеләчәк.

Конкурста катнашырга теләүчеләр арасында яшь чикләве юк. Таланты булган һәр кеше үзен сынап карый ала. Шигырь, проза, мәсәл жанрын сайларга була. Иҗади гаиләләр һәм үзләре шигырь язучыларны да көтәләр. Иң мөһиме татар телендә булуы зарур.

Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшегезне, татар яки рус телләрендә тутырылган анкетаны tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрегез. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. «Татар сүзе» берничә категориядә: 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан да олырак катнашучылар арасында үткәрелә.

Конкурста катнашу турында тулырак нигезләмәне укып белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров