https://tnv.ru
21 Июль 2022, 12:46
643
0
Казан Мэриясе сайтында авария хәлендә дип танылган алты күпфатирлы йортны сүтү турындагы карар бастырганнар. Әлеге карар милекчеләрнең гаризалары буенча кабул ителгән.
Техник бәяләмә нигезендә Солнечная урамындагы 4, Залесная урамындагы 16, Серп һәм Молот урамындагы 22/1, Урицкий урамындагы 14, Кече Мәскәү урамындагы 28, Вокзал урамындагы 18 санлы йортлар сүтелергә тиеш.
Торак милекчеләренә йортлар сүтү һәм төзелеш чүп-чарын чыгару өчен бирелгән вакыт алты ай тәшкил итә. Вакыт югарыда әйтелгән карарга кул куйганнан соң башлана. Йортта яшәүчеләр күрсәтмәне 2026 елның 1 гыйнварына кадәр үтәмәгән очракта, Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе аларны күчерү буенча чаралар күрәчәк.
фото: google.com/maps

Бүлешергә
Комментарии 0