Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Иминлек каешы" дип аталган операция узды

Казанда "Иминлек каешы" дип аталган операция узды

https://tnv.ru

21 Июль 2022, 13:55

1464

0

Казанда "Иминлек каешы" дип аталган операция узды
Казанның Авиатөзелеш районында килеп чыккан автомобиль һәлакәтендә бер кеше һәлак була, икенчесенең хәле бик авыр. Машина йөртүче дә, пассажир да — иминлек каешларын эләктермәгән булган. Ул булса, исән калу мөмкинлеге 75%ка артыр иде, ди инспекторлар.

Быел Татарстан юлларында 1460 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 127 кеше үлә, 2 меңгә якыны имгәнә. Юлларда кеше гомерләрен саклау һәм фаҗигаләрне кисәтү максатыннан, Казанда «Иминлек каешы» дип аталган операция игълан иттеләр. Инспекторлар каешларын эләктермәгән йөртүче һәм пассажирларны тикшерә.

Хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре иминлек каешларына игтибарны арттырды. Инспекторлар — аны эләктермәгән йөртүче һәм пассажирларны тикшерә. ТНВ хәбәрчеләре куз алдында гына берничә минут эчендә берничә кешене туктаттылар. Тулырак безнең репортажда.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров