https://tnv.ru
22 Июль 2022, 13:39
1723
0
Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары балага оператив ярдәм күрсәтәләр. Хәзерге вакытта кызның хәле тотрыклы, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.
7 яшьлек кыз өстенә марганцовка савыты ауган, аның кристаллары баланың күзенә эләккән. Әнисе тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта. Фельдшерлар 7 минут эчендә урынга килеп җитә. Күзнең конъюнктивын караган вакытта баланың сул күзе кара-көрән төстә була. Табиблар күзне аскорбин кислотасы эретмәсе белән чистартып, бәйләп куялар.
Баланың күрү сәләтен саклап калу өчен көрәшне Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвам итәләр.Хәзерге вакытта кызның хәле тотрыклы, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.
Бу хәл турында Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фото: телеграм-канал VKP

Бүлешергә
Комментарии 0