Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 45 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 2,6 миллион сум акчасын күчергән

Татарстанда 45 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 2,6 миллион сум акчасын күчергән

https://tnv.ru

26 Июль 2022, 09:53

807

0

Татарстанда 45 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 2,6 миллион сум акчасын күчергән
Казанда яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Ул җинаятьчеләргә 2,6 миллион сумнан артык акча күчергән, дип Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 июльдә зыян күрүченең телефонына үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез зат шалтырата. Аферист зыян күрүчегә җинаятьчеләрнең аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылуы, ә җинаятькә банк хезмәткәрләренең катнашы булуы хакында сөйли.

Күпмедер вакыттан соң ханымга башка бер җинаятьче шалтырата һәм хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Ул бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, аңа алдан тикшерү мәгълүматларын таратырга ярамый, дип хәбәр итә. Шуннан соң аның белән үзен банк хезмәткәре дип таныштырган өченче мошенник элемтәгә керә, ул акчаларны «куркынычсыз счетка» күчерергә ышандыра. Аферистларга ышанып, ханым акчаны счеттан ала һәм мошенникларга 2 млн 638 мең сум күчерә.

Тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров