Онлайн трансляция

Свернуть

Эт белән эт булыргамы?

Эт белән эт булыргамы?

https://tnv.ru

26 Июль 2022, 12:10

453

0

Эт белән эт булыргамы?
Этләр халыкны әле дә куркуда тота. ТНВ редакциясенә Казан читендәге Компрессор һәм Собес-2 бакчачылык ширкәтендәге халык зар белән мөрәҗәгать итте.

Кышын сукбай этләр шәһәр халкын куркуга салса, җәен дачада эшләүчеләрнең өнен алып тора. Алар урамда гына түгел, яшелчә бакчасында да йөри диләр. Дачада эшләп тә, ял итеп тә булмый ди алар. Аулау хезмәтенә дә язып караганнар.Тик бакчачылык ширәктләрендә этләрне аулау катлаулы икән.

Бу инде беренче генә очрак түгел, узган елларда да этләр күп йөргән. Хәзер халык бөтенләй куркуга калган. Урамда йөрүче этләр арасында колагына тамга куелганнары да, чипсызлары да бар. Каядыр югалып торалар да тагын килеп чыгалар диләр.

Казанда хуҗасыз этләр акрынлап булса да кими ди белгечләр. Зарланучылар да азая. Тиздән башкалада эт һәм мәчеләрне бушлай стирилләштерү буенча акция башланачак. Җәен сукбай этләр тынычлык һәм ризык эзләп бакчаларга бара. Ә көннәр салкынайта башлагач алар яңадан шәһәргә кайтачак.Чөнки дачаларда кеше калмый. Тешләү очраклары да артырга мөмкин. Тулырак ТНВ репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров