Онлайн трансляция

Свернуть

Мәскәүдәге хостелда сигез кеше янып үлгән

Мәскәүдәге хостелда сигез кеше янып үлгән

https://tnv.ru

29 Июль 2022, 09:42

985

0

Мәскәүдәге хостелда сигез кеше янып үлгән
Төнлә Мәскәүнең көньяк-көнчыгышында Алма-Ата урамындагы күп катлы 7нче йортның беренче катында янгын чыккан. Хостелдагы янгында сигез кеше һәлак булган, тагын 200 кеше эвакуацияләнгән, дүртесен хастаханәгә салганнар, дип хәбәр итә ТАСС.

Һәлак булганнарның барысы да мигрантлар булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, янган хостел өч ай элек ачылган. Янгынның сәбәбе-электр челтәренең авария эш режимы булырга мөмкин.

Шаһитләр сүзләренә караганда, арткы ишек ябык булган. Һәлак булучылар барысы да бер бүлмәдә йоклаган һәм агулы матдәләрдән тончыгып үлгән.

Бу факт буенча «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров