Онлайн трансляция

Свернуть

Казаннан Таҗикстанга самолет белән барып җитеп булачак

Казаннан Таҗикстанга самолет белән барып җитеп булачак

https://tnv.ru

01 Август 2022, 15:16

1423

0

Казаннан Таҗикстанга самолет белән барып җитеп булачак
4 августтан Казаннан Дүшәнбегә очышлар яңартылачак. Рейслар пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы башкаласыннан очкычлар 21:00 сәгатьтә очачак, Дүшәнбегә 2:45 сәгатьтә төшәчәкләр. Таҗикстан башкаласыннан кире юнәлештә 18:00 сәгатьтә очачаклар, Казанга 19:30 сәгатьтә төшәчәкләр. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Очыш вакыты якынча 3,5 сәгать тәшкил итәчәк. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин.

Рейсларны Somon Air авиакомпаниясе башкарачак, маршрутларга 189 урынлык Boeing 737-800 самолетлары җәлеп ителәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров