https://tnv.ru
02 Август 2022, 12:59
1140
0
Кичә милләт өчен мөһим чараларның берсе — Бөтендөнья татар конгрессы съездын ачу тантанасы узды. Бүген төп көн — биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Беренче утырышта күтәрелгән темалар — мәгариф һәм мәдәният тармагында төбәкләр арасындагы хезмәттәшлек. Татарстан ел саен уздырыла торган халыкара чараларда төрле илләрдән милләттәшләребез дә катнаша. Кайберләре кәчә дә залда иде. Татар моңы, татар кызы конкуслары, Ваһапов фестивале. Татар театрлары 2021нче елда гына да чит ил һәм чит төбәкләрдә 300дән артык спектакль уйнаган. Татарстан музейларының күчмә күргәзмәләрен Екатеринбург, Төмән, Ульян, Якутски һәм башка Россия шәһәрләрендә 15 мең кеше караган. Татар шәхесләренә һәйкәлләр, бюстлар ачыла.
ТНВ телеканалы корылтайда эшләде. Биредә булган төп темаларны һәм ачылыш тантанасын интернет киңлекләрендә дә карый аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0