Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Бауман урамын Шәймиев исеменә атарга тәкъдим иттеләр

Казанда Бауман урамын Шәймиев исеменә атарга тәкъдим иттеләр

https://tnv.ru

02 Август 2022, 15:05

787

0

Казанда Бауман урамын Шәймиев исеменә атарга тәкъдим иттеләр
Үзбәкстан Республикасы татар һәм башкорт Аксакаллар Шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин Казанда Минтимер Шәймиев урамын булдырырга тәкъдим итте.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды барышында яңгыраган сүзләр Казан Мэры Илсур Метшинга атап әйтелде.  

Гыйниятуллин Минтимер Шәймиевнең татар халкы һәм Бөтендөнья татар конгрессы үсеше өчен бик күп эш башкаруына игътибар итте. Аның фикеренчә, Казанда Шәймиев урамы булырга тиеш. Иң кулай вариантларның берсе - Бауман урамы. Гыйниятуллинның тәкъдимен зал алкышларга күмде.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров