Онлайн трансляция

Свернуть

Ләйсәнә Сәдретдинова: "Кая гына барсак та милләттәшләребез ТНВны якын күрә"

Ләйсәнә Сәдретдинова: "Кая гына барсак та милләттәшләребез ТНВны якын күрә"

https://tnv.ru

02 Август 2022, 18:07

721

0

Ләйсәнә Сәдретдинова: "Кая гына барсак та милләттәшләребез ТНВны якын күрә"
ТНВ каналында чыга торган «Татарлар» һәм «Халкым минем тапшырулары алып баручысы, баш редакторы Ләйсәнә Сәдретдинова Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнашты. Аның чыгышын сезгә дә тәкъдим итәбез.

«ТНВ телеканалында «Татарлар» һәм «Халкым минем» тапшырулары дөнья гизә. Бу мөмкинлек өчен без Бөтендөнья татар конгрессына бик зур рәхмәтле. Минем тормыш рәвешем дә милләтемне дөньяга танытуга әйләнде, моның белән мин бик бәхетле. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Ватаныбыздан читтә яшәүче татарларга күпер салды. Сез минем белән килешәсездер, ул салават күпере кебек могҗизага тиң. Без инде күптәннән һәрберегезнең йортына кердек һәм сезнең якты йөзегезне күрдек. ТНВ каналында, гомумән, Татарстанда иң күп юлда булучы журналистларның берсе мин дисәм дөрес булыр. Кая гына барсам да, сез ТНВ безне бер гаилә итте дип рәхмәтләр укыйсыз», — диде ул.

Ләйсәнә Сәдретдинова кая гына барса да милләттәшләребез ТНВны якын күрүен белдерде. Шул сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевка «Яңа Гасыр» телеканалын булдырган өчен рәхмәт әйтте.

«Татарлар» тапшыруы элек атнага бер тапкыр чыга иде, хәзер исә көн саен милләттәшләребез тормышы белән таныштырып бара. «Халкым минем» тапшыруы 2005 елда эфирга чыкты. 17 ел дәвамында 400дән тапшыру әзерләнде.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров