Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Фучик урамында вакытлыча әйләнгеч юл буенча хәрәкәт ачыла

Казанда Фучик урамында вакытлыча әйләнгеч юл буенча хәрәкәт ачыла

https://tnv.ru

03 Август 2022, 11:00

446

0

Казанда Фучик урамында вакытлыча әйләнгеч юл буенча хәрәкәт ачыла
Казанда Фучик урамы буенча Вознесение тракты белән киселештәге гамәлдәге күперне реконструкцияләү урынында автомобиль транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чәршәмбегә каршы төндә, 3 августта, Минск урамыннан Зәкиев урамына кадәрге участокта вакытлыча әйләнгеч юл буенча хәрәкәт ачылачак. Шуңа бәйле рәвештә Җиңү проспектыннан Минск урамына элек кертелгән сул якка борылыш бетерелә.

15 июльдә башланган вакытлы урап узу юлын әзерләүнең соңгы этабы планлаштырылганнан иртәрәк тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, биеклекләр нык аерылу сәбәпле (3 метрга якын) катлаулы тыгызланган җир катламы өемнәре салырга кирәк булды. Подрядчы оешма бу эшләрне билгеләнгән графиктан тизрәк башкара алды.



Вакытлыча ясалган юлның ике юнәлештә дә дүрт хәрәкәт полосасы, шулай ук киң тротуары бар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров