Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бер көнгә Достоевский һәм Чехов урамнары киселешендә юл тулысынча ябылачак

Казанда бер көнгә Достоевский һәм Чехов урамнары киселешендә юл тулысынча ябылачак

https://tnv.ru

04 Август 2022, 12:33

470

0

Бу җылылык челтәрләрен күчерү белән бәйле.

Казанда бер көнгә Достоевский һәм Чехов урамнары киселешендә юл тулысынча ябылачак
Казанда 6 августка каршы төндә Достоевский һәм Чехов урамнары киселешендә җылылык челтәрләрен күчерү белән бәйле рәвештә юл ябылачак. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

5 август 23:30 сәгатьтән башлап 6 август 5:00 сәгатькә кадәр Достоевский һәм Чехов урамнары киселешендәге, Чехов урамы буенча 11 санлы йорт янындагы, автомобиль транспорты хәрәкәте тулысынча ябылачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 10 августка кадәр «Миллениум» күпере буенча хәрәкәт чикләнә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров