Онлайн трансляция

Свернуть

«Мин күкне сайлыйм» бәйрәме көнне Казанда Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары ябыла

«Мин күкне сайлыйм» бәйрәме көнне Казанда Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары ябыла

https://tnv.ru

04 Август 2022, 13:50

679

0

«Мин күкне сайлыйм» бәйрәме көнне Казанда Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары ябыла
6 августта Казанда Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу көнне «Казан» гаилә үзәге янында Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» дип аталган авиация бәйрәме узачак.

«Казан» янында чаралар 15:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә 20 гә якын һава судносы, шул исәптән РФ Оборона министрлыгы, гражданнар һәм эксперименталь авиация, «Казан вертолет заводы» ГАҖ һ.б. суднолары катнашачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

14:00 дән 21:00 гә кадәр Сибгат Хәким урамы буенча, Декабристлар урамы белән кисешкән урыннан алып Әпсәләмов урамы белән кисешкән урынга кадәр, шулай ук Бондаренко урамы буенча, Сибгат Хәким урамындагы 3 санлы торак йорттан алып Сибгат Хәким урамы белән кушылган урынга кадәр ике якка да транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.



Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров